Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эшкә урнаштырганда нинди балаларга өстенлек бирелә?

«Россия эше» кадрлар үзәге директоры Татьяна Быданова сөйләде.

- Иң беренче чиратта куркыныч төркемдә булучы балаларны эш белән тәэмин итәргә тырышабыз. Монда аз керемле, тулы булмаган һәм күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче яшүсмерләр, физик мөмкинлекләре чикле балалар керә. Шулай ук социаль куркыныч хәлдә калган балалар эшкә урнаштырыла. Чаллыда андый 148 бала бар. Алар һәрвакыт күзәтчелек астында. Июнь аена 42сен эшкә урнаштырдык. 80 яшүсмер ата-анасы аша урнашты. Бу категориягә караучы балалар 100% эшкә урнаштырылырга тиеш. Шулай ук СВОда катнашучы ир-егетләрнең балалары эшсез калмаячак. Күпме бала мөрәҗәгать – бөтенесен дә урнаштырачакбыз. Әлегә 11 яшүсмерне эш белән тәэмин иттек. 

Исегезгә төшерәбез, быел җәйге каникулларда 14-18 яшьтәге 3 меңнән артык баланы эшкә урнаштыру планлаштырыла. Хезмәт хакын түләүгә шәһәр бюджетыннан 32 млн 625 мең сум акча бүленеп бирелде. Узган ике тапкырга кимрәк иде. Шуның өстенә республика бюджетыннан – 6 млн сумнан артык.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев