Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Каникулларда 30 мең сум эшләп була

Балаларны эшкә урнаштыру турында “Россия эше» кадрлар үзәге Татьяна Быданова сөйләде.

Балаларның хезмәт хакы ике өлештән торачак. Беренче өлешен эшкә алган предприятие түли, икенче өлеше – материаль ярдәм. Хезмәт хакын түләүгә шәһәр бюджетыннан 32 млн 625 мең сум акча бүленеп бирелде. Бу сумма 2400 балага исәпләнгән.

«Мэр Наил Мәһдиевка зур рәхмәт. Балаларны эшләтүгә бик зур игътибар бирә. Шулай ук республика бюджетыннан да 6 млн 625 мең сум бүленеп бирелде. Ул матди ярдәм буларак түләнеләчәк. Бу исәптән, хезмәт хакына 2 мең 650 сум өстәләчәк», – ди “Россия эше" кадрлар үзәге Татьяна Быданова.

Бюджет оешмаларда эшләүче балалар бер айга 12 мең 200 сум алачак. Бу 4 сәгатьлек эш көне өчен. Шәһәр предприятиеләрендә күбрәк чыга. 
Быел иң күп хезмәт хакын “РИАТ” предприятиесе вәгъдә итә - 27 мең сум. Мәдәният һәм ял итү паркы 19 мең 242 сумнан алып 30 мең сумга кадәр түләячәк. Бу очракта яшь үзенчәлегенә, эш төренә карап. Гомумән, укучылар минималь хезмәт хакыннан да ким алмаячак. Бюджет оешмаларда ул 19 мең 242 сум булса, шәхси предприятиеләрдә – 20 мең 20 сумны тәшкил итә. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев