Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда этен пычак белән чәнчеп үтергән ир-атка нәрсә булыр?

Бу эшкә хокук сакчылары алынды.

Этен вәхшиләрчә үтереп, урамга чыгарып ташлаган ир-атка карата Эчке эшләр идарәсе «Хайваннарга карата мәрхәмәтсез мөгамәлә» маддәсе буенча җинаять эше кузгатты. Гаепләнүчегә штрафтан алып ирегеннән мәхрүм ителү яный.  

Исегезгә төшерәбез, инцидент 22 апрель көнне ГЭС бистәсенең 9/24 йортында булды. Домофон видеоязмасыннан күренгәнчә, ир-ат көндез этен урамда йөртеп керә һәм сәгать 20:00дә кире урамга канган баткан килеш алып чыга. Аның куллары да канга баткан була. Бу хәлне күршеләре күреп тора. «Бүген эт, иртәгә юлында очраган кеше корбан булса, нишләргә?» – дип социаль челтәрләрдә язып чыга. Йортта яшәүчеләрнең берничәсе ир-атны җәзага тартуны сорап, хокук сакчыларына мөрәҗәгать итә. 

«Полиция хезмәткәрләре әлеге инцидент буенча тикшерү үткәрә. Этнең үлеген экспертизага җибәрдек. Анда, чыннан да, яралар ачыкланды. Хәтта пычак очы сынып калган. Бу аны интектереп үтергәненә бер дәлил. Ир-атка 38 яшь. Хәзер ул эзләүдә. Фаҗига булган көнне ул урыннан качкан», – дип белдерде Эчке эшләр идарәсенең матбугат хезмәте. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев