Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда эттән зыян күргән балага 50 мең сум түләячәкләр

Әти-әнисе прокуратурага мөрәҗәгать итте.

Чаллы судында эттән зыян күргән бала эше каралды. Әти-әнисе шикаять белән прокуратурага мөрәҗәгать иткән. 

Вакыйга Габдулла Тукай исемендәге Яр буе урамында булган. Хуҗасыз эт балага ташланып, уң аяк аягын тешләгән. Нәтиҗәдә аңа медицина ярдәме күрсәткәннәр, котыру чиренә каршы берничә тапкыр  прививка ясаганнар. Әти-әнисе белдерүенчә, ул хәзер урамда үзе генә йөрергә курка. Шул исәптән алар 50 мең сум күләмендә компенсация сорады. 

Суд зыян күрүче якны яклап чыкты. Эт хуҗасыз, шуңа күрә аның өчен шәһәр башкарма комитеты җаваплы. Салынган зыян күләмен дә ул каплаячак.

Суд карары әлегә үз көченә кермәде. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев