Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда фаҗига: бәби көтүче 35 яшьлек әни гомере өзелде

Бала табу йортында аны кинәт көзән җыера башлый.

Чаллының бала табу йортында бәби көтүче 35 яшьлек  хатын-кызның гомере өзелде. Ул хастаханәгә 11 октябрьда кабул ителә. Бер көннән соң аның хәле начарлана - палатада ятканда көзән җыера башлый. Хатын-кызны операция бүлегенә алып кереп китеп, кесарево ясыйлар. Әмма ул урында җан бирә. Үлеменең беренчел сәбәбе - яшь әни кешенең йөрәге туктый. Табиблар бала гомерен саклап кала. Хәзерге вакытта ул Казан балалар клиника хастаханәсендә.

Әлеге факт буенча тикшерү бара. Аянычлы хәл ТР сәламәтлек саклау министрлыгы контролендә. Табиблар тарафыннан медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфаты тикшереләчәк.

Бу беренче шундый очрак түгел. Исегезгә төшерәбез, март аенда перинаталь үзәктә Чаллы укытучысы Алёна Мөхәммәтованың гомере өзелде. УЗИ ананың карынына 1000мл кан сауганны күрсәтте. Табиблар аңа 7 сәгать дәвамында операция ясады. Нәтиҗәсез - гомерен саклап кала алмадылар. Тулырак моннан укы. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев