Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Гидротөзүчеләр урамын төзекләндерә башладылар

Ремонт эшләрен “РБР-16” төзелеш компаниясе башкара.

ГЭС бистәсендәге Гидротөзүчеләр урамына да чират җитте. Биредә ремонт эшләре башланды. Бу хакта эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев хәбәр итте. 

Төзекләндерү эшләрен “РБР-16” компаниясе башкара. Ремонтны 1 сентябрьга тәмамлау өчен, эшләр тизрәк алып барылачак, диде Илья Зуев. 

Киңәшмәдә ремонт баручы башка юллар турында да искәртеп уздылар. Мәскәү проспектының дәвамы 62 %ка әзер. Анда хәзер асфальт-бетон катламын җәяләр. “Юллар яңа төсмер ала башлады”, - ди Илья Зуев. Аны 20 августка кадәр ачарга планлаштыралар. 

Вахитов проспектының Сөембикә проспектыннан Машинатөзүчеләр урамына кадәр өлеше дә актив төзекләндерелә. “Глобус” тукталышындагы җир асты кичүен тулысынча ремонтлыйлар. Объектта "Автомобиль юллары предприятие"се эшчеләре хезмәт куя. Ремонт 25%ка төгәлләнгән. 

Мәләкәс күпере астындагы борылыш юлы 88 %ка әзер. Контаркт буенча аны октябрьдә кулланылышка тапшырырга тиешләр. “Автомобиль юллары предприятие”се ял көннәрендә дә эшли. Шуңа күрә эшләрне иртәрәк тәмамлаячаклар. Чаллы мэры Наил Мәһдиев предприятие җитәкчесе Марат Анисимовны мактады.

"Аномаль эссе һава булуына карамастан, беркем зарланмый. Якшәмбе көннәрендә дә эшлиләр. Предприятие җитәкчесе Марат Александрович шимбә, якшәмбе көннәрендә дә һәрчак урында. Шәһәр өчен кирәк икәнен аңлыйлар. Җитәкче һәм коллектив бары тик хөрмәт хисе генә уяна, - ди мэр. 

Исегезгә төшерәбез, шәһәрдә төзекләндерелүче барлык юллар 1 сентябрьга кулланылышка тапшырылырга тиеш. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юллар ремонт