Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда гөмбә җыючыны кара елан чаккан

Аны ашыгыч ярдәм күрсәтү машинасы белән алып киткәннәр.

36 яшьлек ир-ат Белоус посёлогы урманына балалары белән гөмбә җыярга чыга. Берзаман кулын нәрсәдер каты итеп чеметеп ала. Караса – кара елан. Ир-ат ярадан агуны суырып чыгармакчы була. Тик булдыра алмый. Киресенчә, кулы шешә башлый, сары төскә керә. Моннан тыш, тәне калтырый, бөерләре авырта, хәтта күңеле болгана. Күршесе тиз арада табибларны чакырта. Ир-атны 5нче шәһәр хастаханәсенә озаталар. 

“Пациент  реанимация бүлегенә авыр хәлдә эләкте. Аңа агуга каршы дару кададык. Хәле инде әйбәтләнде. Терапия бүлегенә күчердек. Ул дәвалануын шунда дәвам итәчәк”, - дип сөйләде реанимация бүлеге мөдире Павел Егоров. 

Быел Чаллыда еланнан 9 кеше зыян күрде. Табиблар сак булырга киңәш итә. Елан чакса, яраны һич тә суырырга ярамый. Кулны катып итеп бәйләп кую да катгый тыела. 

Елан чакса, нишләргә? - моннан укы

Чаллының сәламәтлек саклау идарәсе фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: елан