Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Яңа елга иң яхшы бизәүчеләр ачыкланды

Автокалада шәһәркүләм бәйгегә нәтиҗә ясалды.

Дүшәмбе киңәшмәсендә яңа елга Чаллыны иң яхшы бизәүчеләргә дипломнар тапшырылды.

«Район чыршысын иң яхшы бизәү» номинациясендә өченче дәрәҗәдәге диплом  –  Энтузиастлар бульварындагы чыршы өчен «Кориб» компанияләре төркеменең авторемонт заводы директоры Денис Стульников; икенче дәрәҗәдәге диплом –  Мәләкәс арьягындагы чыршы өчен «Профит» компанияләр төркеме генераль директоры Марсель Мингалимов; беренче дәрәҗәдәге диплом белән «Җиңү» паркындагы чыршы өчен «Мәдәният һәм ял паркы» МУП директоры Илья Черкашинга бирелде.  

«Микрорайон территориясен яңа елга иң яхшы бизәү» номинациясендә  өченче дәрәҗәдәге диплом белән «Уют» ТОСы җитәкчесе Мәрьям Мостафина; икенче дәрәҗәдәге диплом белән «Радужный» ТОСы җитәкчсе Аэлита Сафина, беренче дәрәҗәдәге диплом белән «Энергия» ТОСы җитәкчсе белән Галина Кузнецова бүләкләнде. 

«Оешма территориясен иң яхшы бизәү» номинациясендә  бюджет оешмалары арасында өченче дәрәҗәдәге дипломга «Дюймовочка» балалар бакчасы мөдире Светлана Вирясова, икенче дәрәҗәдәге дипломга «Бәләкәч» балалар бакчасы мөдире Светлана Сорошкина, беренче дәрәҗәдәге дипломга  69нчы физик мөмкинлекләре чикле балалар мәктәбе директоры Рузил Кыямов лаек булды. 

Коммерция оешмалары арасында призлы урыннарны «АКИБАНК» ГАҖ бүлек мөдире Руслан Ибраһимов, «Сәүдә кварталы» сәүдә үзәге директоры Никита Подольский алды. Җиңүче –  «ЖилЭнергоКонсалтинг» ҖЧҖ директоры Ренат Хаджаев.

Сәнәгать предприятиеләре арасында өченче дәрәҗәдәге дипломга прес-рама заводының социаль үсеш бүлеге баш белгече Рамил Закиров, икенче дәрәҗәдәге дипломга «Татэнерго» АҖ филиалы «Яр Чаллы җылылык челтәрләре»  предприятиесе директоры Айрат Зәйнуллин, беренче дәрәҗәдәге дипломга «Татэнерго» АҖ филиалы Чаллы ТЭЦы директоры Әнвәр Хаҗиев лаек булды. 

Фотолар шәһәр сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: яңа ел бәйрәме шәһәрне бизәү