Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда янгынга каршы махсус режим кертелде

Нәрсә эшләргә ярамый?

Чаллыда янгынга каршы махсус режим 25нче апрельдән 11нче майга кадәр дәвам итәчәк.

Ике атна дәвамында урманнарда учак ягу, корыган үләнгә ут төртү, чүп-чар яндыру тыела. Шулай ук табигатьтә ачык ут өстендә шашлык кыздыру, приотехник эшләнмәләр куллану да ярамый. 

“Яз башында аеруча коры үлән булган урыннарда сак булырга кирәк. Чаллыда мондый урыннар Промзона, Стройбаза территорияләрендә. Куркынычсызлык максатларында бакча яннарын сукалап чыгарга кирәк, ирекле дружина эшчәнлеген көчәйтергә ”, -  дип сөйләде шәһәрнең янгын сүндерү-коткару бүлеге башлыгы Алмаз Мифтахетдинов

Тыюларны үтәмәүчеләргә  һәм хокук бозуларга штрафлар яный:

гражданнар өчен – 10-20 мең сумга кадәр;

вазифаи затларга – 30-60 мең сумга кадәр;

юридик затларга – 400-800 мең сумга кадәр.

Янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланса, стационар телефоныннан – 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерларына хәбәр итү сорала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев