Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда - янгынга каршы режим

«21нче ел кабатланмасын...» - ди мэр Наил Мәһдиев.

Чаллыда янгынга каршы махсус режим кертелде. 22 апрельдән 12 майга кадәр бакчаларда учак ягу, чүп-чар, коры үлән, каты көнкүреш калдыкларын яндыру катгый тыела. Таләпләр үтәлмәгән очракта зур күләмдә штрафлар салыначак.   

Яз иртә килү сәбәпле, бакчачылар сезонны иртәрәк ачып җибәрде. Бакчачылык ширкәтенең кайсына барма, эш кайный. Берәүләр җир казый, икенчеләр утырта, өченчеләр участогын чистарта. Соңгыларына аеруча игътибарлы булырга кирәк, дип кисәтә янгын күзәтчелеге инспекторлары. 

19 апрельдә көпә-көндез «Гидростроитель-1» бакчачылык ширкәтендә янгын чыкты. Бер катлы агач йорт күз ачып йомганчы янып бетте. Күршесе бочкада чүп яндырып, өстен калай белән каплап куйган. Җил чыгып, ялкын шуннан агач йортка килеп эләккән. 

«Урынга янгын сүндерүчеләр тиз килеп җитте. Тик йортны саклап кала алмадык. Бәхеткә, зыян күрүчеләр булмады», – ди Комсомол районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшчәнлек бүлегенең өлкән инспекторы Павел Николаев.  

2021 елның 7 маенда «Кама» бакчачылык ширкәтендә чыккан фаҗигане искә төшерик. Ике сәгать эчендә 26 йорт көлгә әйләнде ул вакытта. Сәбәбе аландагы янып киткән үлән белән бәйле. 

«Янгынга каршы режимга салкын караш булырга тиеш түгел», – диде мэр Наил Мәһдиев эшлекле дүшәмбе киңәшмәсендә.

«Бездә 83 бакчачылык ширкәте бар. Ширкәт рәисләре белән очрашып, халыкка барысын да тәфсилләп аңлатырга кирәк. Әлеге эшкә шәһәр районнары башлыклары да кушылсын», – диде ул. 

Янгынга каршы режим вакытында инспекторлар бакчачылык ширкәтләре, торак пунктлар һәм урманга якын урнашкан ял базаларында аңлату эшләре алып барачак. 

Беренче итеп инспекторлар «Заря» бакчачылык ширкәтенә чыктылар. 82 яшьлек Тәнзилә Шәрәфетдинова инспекторларның кисәтү белән йөрүенә гаҗәпләнмәде. Инде беренче ел бакча тотмыйбыз, ди. Учак ягу белән дә мавыкмавын белдерде.

«Без пенсионерлар, штраф түләргә артык акчаларыбыз юк. Шуңа күрә кипкән яфракларны җыеп бочкага салдык. Анда тирес тә бар. Шуның өстенә әз генә су салсаң, үзе чери ул», – ди. 

Икенче бакчачы, киресенчә, кызыксындырган сорауларын бирде. «Шашлык пешерергә ярыймы?» «Учак йорттан ничә метр ераклыкта булырга тиеш?»  
Янгынга каршы режим вакытында ачык һавада шашлык, тәмле ризыклар пешерү турында онытып торырга кирәк. Махсус пешерү урыннары булган кафе-рестораннарга гына мондый мөмкинлек бирелә.  

«Шулай ук урман янгыннары куркынычы булган торак пунктларда, балаларның ял һәм сәламәтләндерү лагерьлары, икътисад объектлары, урман массивлары янәшәсендәге ачык территорияләрдә, урман массивлары белән чиктәш торфлы участокларда ачык учакта һәм мангалларда ризык әзерләргә, 1-3 класс куркынычтагы пиротехник эшләнмәләр кулланырга ярамый», – дип сөйләде Комсомол районы буенча янгын күзәтчелеге һәм профилактик эшчәнлек бүлегенең өлкән инспекторы Павел Николаев.  


Янгын куркынычсызлыгы таләпләренә колак салмаучыларга штраф түләргә туры киләчәк. 
Гражданнар өчен штрафның күләме 10 меңнән 20 мең сумга кадәр, вазифадагы затларга 30 меңнән 60 мең сумга кадәр, эшмәкәрләргә 60 меңнән 80 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумнан 800 мең сумга кадәр тәшкил итә.

Янгынга каршы режим кагыйдәләрен бозу очраклары ачыкланса, стационар телефоныннан – 01, кәрәзле телефоннан 101, 112 номерларына хәбәр итү сорала. 


 
 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев