Чаллыда уңайлы ярминкә мәйданчыклары ясадылар
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда уңайлы ярминкә мәйданчыклары ясадылар

Бу максатларга республика бюджетыннан 40 млн сумнан артык акча сарыф ителде.

Чаллының “Төзүчеләр” стадионы янында авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыру өчен махсус корылмалар ясадылар. Каплаулы түбә астында урнашкан әлеге мәйданчыкларга өстәлләр, эскәмияләр урнаштырдылар, яктыркычлар куйдылар. Шундый ук махсус сату урыны шәһәр ипподромы мәйданында да булдырылды. Бу максатка республика бюджетыннан 40 млн сумнан артык акча сарыф ителде.

Фото: t.me/ Мэрия. Набережные Челны 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев