Чаллыда ярминкәләр үткәрү вакыты билгеле
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ярминкәләр үткәрү вакыты билгеле

Алар өч урында була.

Чаллыда авыл хуҗалыгы ярминкәләре 28 февральдә була. Аннары 7 мартта.

Шәһәрнең өч урынында: Ипподромда, "Южный" агросәнәгать паркында һәм "Төзүче" стадионы алдындагы мәйданда Тукай, Минзәлә, Аксубай, Менделеевск районнары фермерлары үзләре җитештергән продукцияне тәкъдим итә.

Шулай ук әле урыннарда Чаллының азык-төлек предприятиеләрендә җитештерелгән ризыкларны да сатып алырга мөмкин булачак.

Ярминкәләр традиция буенча иртәнге сәгать 8дән 15 сәгатькә кадәр эшли.

 


Авыл хуҗалыгы ярминкәләре Чаллыда

Нет комментариев