Чаллыда ярминкәләр узды
Тагын кайчан була?
14 мартта Чаллыда язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре башланып китте. "Төзүче" стадионы каршындагы мәйданда, Ипподромда һәм "Южный" агросәнәгать паркында авыл хуҗалыгы уңганнары - Татарстанның 7 районы фермерлары, шәхси хуҗалык вәкилләре сәүдә итте.
Шәһәребез халкы сыер, тавык, үрдәк, каз, күркә ите, балык, сөт продуктлары, кондитер эшләнмәләре алды.
Барлык мәйданнарда ветеринария инспекциясе хезмәткәрләре кизү торды. Алар алып килгән азык-төлекнең сыйфатын тикшерде. Бу халыкны куркыныч чирләрдән һәм законсыз ризылар кертүдән саклау максатыннан эшләнде.
Киләсе ярминкә 21 мартта шул ук урыннарда була.
Язгы ярминкәләр 26 апрельгә кадәр дәвам итә.
Фотолар хакимиятнең телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев