Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат “Автомобиль юллары предприятие”сен судка бирде

Ул 1 млн сумга якын компенсация сорады.

Февраль аенда 25/21 йорты янындагы җир асты кичүендә Чаллыда яшәүче ир-ат егылып, ике аяк тубыгын сындыра. Шәһәр хастаханәсендә аңа операция ясыйлар. Озак вакыт дәвалану уза. Җир асты кичүе өчен “Автомобиль юллары предприятие”се җаваплы, вакытында боздан арындырырга тиеш була. Зыян күргән ир-ат предприятиене судка бирә. 

Ул 800 мең сум күләмендә мораль компенсация түләүләрен сорый. Моннан тыш, 63 мең сум күләмендә югалган хезмәт хакы, дару, такси, почта чыгымнарын да исәпкә ала. Документлар белән йөрүче вәкилгә түләгән 70 мең сумны да түләүләрен таләп итә.  

Суд шәһәрдәшнең дәгъвасын өлешчә канәгатьләндерде. “Автомобиль юллары предприятиесе” зыян күргән ир-атка 63 мең сум тирәсе югалган хезмәт хакы акчасын, 6 мең сумлык чыгымнарын, 200 мең сум мораль компенсация түләргә тиеш. Шулай ук суд чыгымнары да предприятие өстендә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев