Чаллыда яшәүче өендә 17 кг наркотик ясаган
Хокук сакчылары аны 2 айга сак астына алды.
Чаллы судында наркотик матдә ясаучы ир-атка карата беренче суд утырышы булды. Ул Әлмәт шәһәрендә арендага фатир алып, 17 кг наркотик матдә ясый. Тик сатарга өлгерми - хокук чакчылары эзенә чыга.
Суд утырышында әлеге ир-атның авыр җинаятьләр кылуда шикләнелүе дә ачыкланды. Җинаять кодексы буенча моның өчен аңа 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителү яный. Суд гаепләнүчене 2 айга сак астына алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев