Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-ат йөрәгенә берничә операция кичерде

Табиблар аңа йөрәк зәгыйфлеге дигән диагноз куйган.

50 ел гомер иткән пар Чаллы табибларына рәхмәтләрен җиткерә. БСМП кардиохирурглары гаилә башлыгы Виктор Елисовның гомерен саклап калуга иреште. 73 яшьлек ир-атның тыны кысыла башлый. Тикшеренү үткәч, йөрәк зәгыйфьлеге (порок) ачыклана. Моңарчы аның бер тапкыр да йөрәгенә зарланганы булмый. 

Табиблар Викторга берничә тапкыр операция ясый. Кан йөрешен яхшырту өчен коронар системасына шунт (ясалма сосуд) куялар, митраль клапанын алыштыралар. Моннан тыш, митраль клапанга протез куялар. Искәртергә кирәк, мондый төр операция Татарстан буенча Чаллыда гына уздырыла. 

Пациент операцияне яхшы кичерә. Хастаханәдән чыккач, тормыш иптәше белән алтын туйларын билгеләп үтәргә җыена. Бергә гомер итүләренә быел 50 ел тула икән. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев