Чаллыда яшәүче ир-атны Башкортстан елгасыннан эзлиләр
Ул катамараннан егылып төшеп үлгән.
МЧС хезмәткәрләре Ак елгасыннан Чаллыда яшәүче 50 яшьлек ир-ат мәетен эзли. Ул катамараннан егылып төшеп үлгән.
Коткаручылар әйтүенчә, фаҗига Башкортстанның Бөрҗән районы (Бурзянский) Иске Собхангол һәм Миндигул авыллары тирәсендә була. 35 турист катмаран белән Ак елга буйлап йөзә. «Скала большой Амфитеатр» тирәсендә ир-ат егылып төшә һәм бата. Аның коткару жилеты булмый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев