Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче ир-атның машинасын алганнар

Сәбәбе нидә?

Чаллыда яшәүче ир-атның чит илдән кайтарылган  Nissan машинасын дәүләт файдасына алганнар.
Транспорт 2021 елда Россиягә кайтарылган булган. Таможня взносларын түләмәс өчен, хуҗасы  транспортын кешеләрне халыкара рейсларда йөртү өчен рәсмиләштерә. Ләкин Идел буе транспорт прокуратурасы әйтүенчә, машинасын үз максатлары өчен куллана һәм  Россия территориясендә йөри. 
Таможня хезмәткәрләре өстәмә тикшерү уздыралар. Машина хуҗасына җыемнар һәм пеня күләме 2 млн сумнан артып китә.
Автомбильне тоткарлыйлар, ләкин аның хуҗасы ирекле рәвештә бу сумманы түләми. Нәтиҗәдә Чаллы суды аның машинасын алу турында карар кабул итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: салымнар таможня