Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда яшәүче хатын-кыздан алимент түләтәчәкләр

Аңа суд тиешле карар чыгарды.

Чаллы судында хатын-кызны ана хокукларыннан мәхрүм иттеләр. 5 яшьлек малай хәзер әтисе тәрбиясе астында үсәчәк. Ирле-хатынлы аерылышкач та, малай әтисе белән яшәгән. Әни кеше аның тормышы белән бөтенләй кызыксынмаган. 2022 елның февраль аеннан бирле күрешергә дә килмәгән, ди Чаллы суды матбугат хезмәте. Ир-ат элекке хатынын судка биргән.   

Узган ел әлеге ханымны өлкән улын карамаганы өчен дә ана хокукларыннан мәхрүм иткән булганнар. Психостимуляторлар куллану сәбәпле, ул наркодиспансерда исәптә тора. Хәзер әни кеше ай саен алимент - хезмәт хакының 1/4 өлешен түләргә тиеш.

Фото freepik.com сайтыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев