Чаллыда яшьләр өчен эшмәкәрлек проектларының яңа сезоны ачылды
Киләсе елда аларда катнашучы балалар саны да, остазлар да артачак.
Чаллыда «Эшмәкәрлек лабораториясе” һәм “Башлап җибәрүче бизнес өчен остаз” проектларының яңа сезоны ачылды. Чарада Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм шәһәр мэры Наил Мәһдиев катнашты.
Проектлар - “Бердәм Россия” һәм “Рост партиясе”нең Чаллы бүлекләренең уртак эше. «Эшмәкәрлек лабораториясе”ндә ел дәвамында 40нчы, 60нчы мәктәпләр, 36нчы лицей, 77нче гимназиядән 90нан артык бала катнашты. 8 тәҗрибәле эшмәкәр – Павел Евдокимов, Светлана Сәйфетдинова, Андрей Балта, Лилия Шелест, Раил Миңнегалиев, Эльвира Шәйхетдинова, Руслан Нигъмәтулин, Диана Ерофеева алар өчен финанс грамотасы, икътисад буенча бушлай дәресләр үткәрде. Укучылар арасында иң яхшы бизнес проект бәйгесе дә үтте. Анда 60нчы мәктәптән Вадим Елкин җиңде. Ул дуслары белән алкогольсез кичәләр үткәрә. 2024нче елда әлеге проектта катнашучы мәктәпләр саны 8гә җитә, шулай ук Казан инновацион университеты да кушылды.
“Башлап җибәрүче бизнес өчен остаз” проектына йомгак февраль аенда ясалачак. Ә бүген 2024 елга планнар билгеләнде. Остазлар артты. Яшь эшмәкәрләргә бизнес-план төзү, акча, кадрлар, производство, сатулар буенча Марсель Төхвәтуллин, Руслан Шәймөхәммәтов, Тимур Галиев, Ләйсән Галиева, Роберт Зәйниев та ярдәм итәчәк.
Фотолар - Дмитрий Колесников
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев