Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ике баланы ут эченнән чыгардылар

Янгын күпкатлы йортта чыкты.

Чаллының Мәскәү проспектындагы күпкатлы йортта янгын чыкты. Янгын 9нчы каттагы фатирны урап алган иде. 5 кв метр мәйданда йорт җиһазлары, кием-салым, телевизор янды. Төтен тиз арада бөтен подъездны  тутырып кешеләрнең тормышына куркыныч салды.
Төтен белән тулган подъезддан 2 яшьлек малайны һәм 12 яшьлек кызны баскычлы марштан битлекләр киеп эвакуацияләделәр. Ашыгыч ярдәм хезмәте табиблары балаларны карагач, туганнарына тапшырдылар. 
Янгында 82 яшьлек хатын-кыз зыян күрде. Ул төтен белән агуланган, шунлыктан аны 5нче хастаханәгә озаттылар.
Янгынчыларның аяусыз хезмәте нәтиҗәсендә кешеләрнең гомере өзелмәде. 
Дәүләт янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләре янгынның сәбәпләрен тикшерә. Якынча мәгълүматлар буенча, янгын электр җиһазларының авария режимында эшләве нәтиҗәсендә килеп чыккан. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 01 янгын ут мчс коткару фаҗига