Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң яхшы ТОСларны атадылар

Аларга акчалата бүләк тапшырылды.

Чаллыда «Иң яхшы җирле иҗтимагый үзидарә» шәһәркүләм конкурсына йомгак ясалды. Гран-прига «Бумажник» ТОСы рәисе Елена Овчинникова ия булды. Аңа 50 мең сум акча тапшырылачак. Елена Овчинникова коллективына рәхмәтен белдерде, шулай ук Совет проектларына күп көч куйган Галина Мамонтованы аерым билгеләп үтте.

Конкурста беренче урынны «13нче комплекс» (рәисе - Рафилә Нуриева), «39нчы комплекс» (Мәдинә Мөхәммәтҗанова), «Надежда» (Венера Наумкина) җирле иҗтимагый үзидарәләре яулады. Аларның рәисләренә 40ар мең сум биреләчәк. 

– Дөресен генә әйткәндә җиңәрмен дип уйламадым да! Былтыр Гран-при яулаган идем, быел да эшемне югары бәяләделәр. Әлбәттә, бик сөендем. Алга таба да бәйрәмнәр оештырырга планлаштырабыз. 21 июльдә 39нчы комплекс ТОСына 10 ел була. Августта «Безнең ишегалды» һәм «Иң шәп уңыш» дигән бәйгеләр оештырырга уйлыйбыз. СВОдагы хәрбиләргә дә ярдәм итү турында да онытмыйбыз. Бүгенге көндә 180 кг чәкчәк пешереп җибәрдем. Тагын 20 кг пешереп җибәрергә исәпләп торам, – дип сөйләде безгә «39нчы комплекс» ТОС рәисе Мәдинә Мөхәммәтҗанова. 

Конкурста икенче урынны – «6 комплекс» (Наталья Гордиенко), «51нче комплекс» (Дилә Гаязова), «Уют» (Мәрьям Мостафина) ТОСлары алды. Аларга 35әр мең сум акча каралган. 

Өченче урында – «14нче комплекс» (Зинаида Гәрәева), «45нче комплекс» (Людмила Багрецова), «Прибрежный 36» (Людмила Калачева) җирле иҗтимагый үзидарәләре. Аларга 30ар мең сум тапшырылачак. Дүртенче урынны алган тагын өч ТОСка 25 мең сум, бишенче урын алучыларга - 20шәр мең сум биреләчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев