Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда иң уңган татар кызын сайладылар

Ул - 2нче гимназия укучысы.

Икенче ел рәттән Чаллыда 5-8 сыйныф укучылары арасында "Татар кызы" бәйгесе уза. Аны Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат, "Ак калфак" Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасының Чаллы бүлеге һәм "Эврика" мәдният үзәге гамәлгә куйды.

Быел бәйгенең финалына 9 кыз чыкты. Беренче турда алар туган телебездә эссе яздылар, токмач кистеләр. Финалда исә визит карточкасы һәм иҗади номер күрсәттеләр.

Кызларның чыгышын Татарстанның атказанган артисты Равил Галиев җитәкчелегендәге жюри бәяләде. "Татар кызы" бәйгесе җиңүчесе итеп Мулланур Вахитов исемендәге гимназия укучысы Әдилә Ишалина табылды.

"Адилә искиткеч талантлы бала. Ул бу җиңүгә һичшиксез лаек", - диде Гали Акыш исемендәге 84нче лицей-интернат директоры Фирдүсә Әюпова.  

Икенче урынга 52нче мәктәп укучысы Азалия Петрова чыкты. Өченче урында - 54нче гимназия укучысы Зәлинә Миңнеханова. 

Кызларның өчесе дә татар телен камил белә. Милли киемнәрдән матур итеп чыгыш ясадылар. Аларга дипломнар һәм бүләкләр тапшырылды.

Финалга чыккан кызлар төрле номинацияләрдә бүләкләнделәр. 

Г.Акыш исемендәге лицей-интернат укучысы Тамчы Нуриева - "Иң җитез кыз", 41нче мәктәп укучысы Сылу Камалова - "Иң белемле кыз", 24нче мәктәп укучысы Амелия Нотфуллина - "Иң уңган кыз", 60нчы мәктәп укучысы Алия Яхина - "Иң сәләтле кыз", 16нчы белем бирү үзәге укучысы Дамилә Фәзуллина - "Иң талантлы кыз", "Калкан" полиция кадет мәктәбе укучысы Айсылу Габидуллина "Иң тапкыр кыз" дип табылды. 

"Татар кызы" бәйгесе турындагы тулырак язманы газетабызның киләсе санында укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: татар кызы җиңүче