Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда инспекторлар исерек егетне куып тотты

Качып йөргән арада ул ишегалдындагы “Geely Atlas” машинасына бәрелде.

Телеграм каналында “Чаллының исерек машина йөртүчеләре” (“Пьяные водители Набережных Челнов”) дигән төркем бар. Анда һәркем аноним рәвештә исерек автомобиль йөртүче турында хәбәр итә ала. 

18 июньдә төнге сәгать 01:23 инспекторларга шундый эчтәлектәге хәбәр килеп ирешә. 63/09 йортында ВАЗ-21013 хуҗасы исерек булуын язып җибәрәләр. Юл инспекциясе хезмәткәрләре тиз арада урынга барып җитә. Тик 22 яшьлек егет тиз генә бирешергә уйламый. Поляков урамы буйлап качып йөри. Нәтиҗәдә, ишегалдында торучы “Geely Atlas” автомобиленә килеп бәрелә. 

Исерек егет алкогольгә тикшеренү үтүдән баш тарта. Машинасы иминиятләштерелмәгән. Үзе белән документлары да булмый. Аңа карата административ протокол төзелде. Ул 30 мең сум штраф түләячәк. Моннан тыш, машина йөртү таныклыгыннан 2 елга кадәр мәхрүм ителәчәк. Автомобиле штрафстоянкага озатылды.   

Фотолар Чаллы атоинспекциясенең пропаганда бүлегеннән алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: исерек машина йөртүче