Чаллыда Җиңү бәйрәме ничек уза? (фотолар)
Горурланырлык һәм күз яшьле бәйрәм.
Чаллыда Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар герой шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салудан башланып китте.
"Без 20нче гасырның иң күп кан коелган Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтәбез. Анда илебезнең 27 млн иң кыю улы һәм кызының гомере өзелде. Шундый ватандашларыбыз арасында Советлар союзы герое, шагыйрь Муса Җәлил дә бар. Ул үзенең кыска гомерендә тирән эзләр калдырды. Фашист тоткынлыгында да үзенең иҗаты белән яшәүгә өмет уятты. Легендар КАМАЗлар шәһәрендә бер урам аның исемен йөртә. Скверда, аның стелласы янында без сугышта һәлак булган каһарманнарны искә алабыз", - диде шәһәр мэры Наил Мәһдиев.
Аннары бәйрәм чаралары "Ватан-ана" мемориал комплексы янында дәвам итте. Биредә концерт һәм парад оештырылды.
Парадта марш астында яшь армиячеләр- шәһәрнең 30, 84, 42нче мәктәп укучылары, студентлар, хәрби уку йортлары шәкертләре, эчке эшләр органнары подразделениеләре, хәрби оешмалар вәкилләре катнашты.
Тантаналы марш тавышы астында парадны ретро автомобильләр, автогигантта җитештерелгән хәрби техника дәвам итте. Колоннаны "Камаз-мастер" командасы автомобиле тәмамлады.
Парад илебез һәм Чаллыбыз өчен горурлык хисе тудырды.
Аннары Чаллы мэры Наил Мәһдиев, ТР икътисад министры Олег Коробченко, ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова "Мәңгелек ут" янындагы стеллага веноклар һәм чәчәкләр салдылар.
Чаллы мэры Наил Мәһдиев Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә киләчәк буыннарга тыныч тормыш бүләк иткәннәре өчен рәхмәт әйтеп, изге теләкләрен җиткерде. Алар белән исәнләшеп хәлләрен сорашты.
Бүгенге көндә махсус хәрби операциядәге егетләрнең батырлыгы турында да искәртте.
Һәлак булган якташларыбыз бер минут тынлык белән искә алынды.
Аннары бәйрәм чаралары Тукай яр буенда, Җиңү паркында, Энтузиастлар бульварында дәвам итте. Бу урыннарда да парад, бәйрәм концерты, төрле күргәзмәләр, мастер-класслар оештырылды.
«Шатлыклы да, күз яшьле дә бәйрәм. Илебезгә тынычлык килсен, махсус хәрби операциядәге егетләребез Җиңү белән туган йортларына әйләнеп кайтсыннар иде», – ди шәһәрдәшебез Айсылу Яруллина.
Эшмәкәр Рөстәм Гатин җитәкчелегендәге "Кыр кухнясы" волонтерларны солдат боткасы белән сыйладылар.
Яр буе паркы Мәйданында театраль тамаша 17 сәгатьтә башлана. Аннары шәһәрнең танылган артистлары, иҗат коллективлары концерты була.
Бәйрәм репортажын газетабызның киләсе санында укырсыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев