Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Җиңү бәйрәме: программа

Кайда? Кайчан?

9 май Бөек Җиңүнең 81 еллыгы Чаллыда зурлап үткәрелә. Быел бәйрәм программасы өч  теманы берләштерә: Бөек Җиңүнең 81 еллыгы уңаеннан батырлыкка мәдхия, герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан, аның мирасы, Хәрби һәм хезмәт даны елында буыннар дәвамлылыгы. 


Бәйрәм чаралары 8 сәгать 30 минутта Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белән башланып китә. Шул ук вакытта «Ватан-Ана» мемориал комплексы янында почетлы караул процедурасы игълан ителә. 

9 сәгать 30 минутта шәһәрдәшләр өчен балалар хоры һәм оркестр чыгыш ясый, шулай ук кадетлар осталыкларын күрсәтә. 
10 сәгатьтә Муса Җәлил проспектындагы «Ватан-Ана» мемориал комплексы янында тантаналы Җиңү парады башлана. Марш белән составында шәһәрнең кадет мәктәпләре, студентлар, «ЮНАРМИЯ» активистлары,  «Беренчеләр хәрәкәте» вәкилләре булган 41 парад расчеты һәм запастагы ветераннар үтә. Парадта шулай ук  Россия Хәрби көчләре өчен Чаллыда җитештерелә торган һәм Бөек Ватан сугышы чорындагы техника катнаша. Парад «Ватан-Ана» мемориал комплексына чәчәкләр салу белән тәмамлана. 

Бәйрәм чаралары Автозавод, Үзәк, Комсомол районнарында дәвам итә. Бу урыннарда концерт була, солдат боткасы белән дә сыйлыйлар.  
Яр буе паркында 17 сәгатьтә «Дан мәңгелек! Хәтер яшәр!» дип исемләнгән театраль тамаша башлана. Биредә мәктәп укучылары, кадетлар, студентлар, иҗат коллективлары – барлыгы 3000 кеше катнаша. 
Бәйрәм  мәйдан үзәгенә Җиңү байрагын, Беөк Ватан сугышы штандартлары һәм илебезнең флагын чыгару белән башланып китә. 

«Үлемсез полк» блогында мәгариф учреждениеләрендә укучылар Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә һәлак булганнарның портретларын күтәреп мәйдан тирәли әйләнәләр. 
Программаның беренче өлешендә сугышка кадәрге чор, сугыш башланган вакытлар, сугыш еллары һәм көтеп алынган Җиңү бәйрәмен каршы алу мизгелләре тасвирлана. Быел беренче тапкыр театр артистлары мобиль платформаларда һәм инсталляцияләрдә сугышның төп вакыйгаларын, фаҗигаләрен поэтик рухта сөйләячәкләр.
Аерым блок герой-шагыйрь Муса Җәлилгә багышлана. Анда аның Ватанны, гаиләсен сагынуы тасвирлана. Ә «Солдат дуслыгы»  блогында фронтта күпмилләтле бердәмлекне күрсәтәчәкләр. 
Программаның икенче өлешендә Россия патриотларының яңа буыны чыгыш ясый. Биредә кадетлар мәктәпләре, политехника көллиятенең «Каскад» хәрби-патриотик клубы мавыктыргыч номерлар күрсәтәчәк. 
Ветераннарның халык хоры башкарган «День Победы» җыры һәм  шәһәрнең кадет мәктәпләре парады – театраль тамашаның кульминацион ноктасы булачак.
Театраль тамашадан соң мәйданда балалар иҗат коллективлары чыгыш ясый. 
19 сәгатьтә «Бер минут тынлык» бөтенроссия акциясе игьлан ителә. Бәйрәм артистлар һәм иҗат коллективлары чыгышы белән дәвам итә  һәм 20 сәгать 30 минутта салют белән тәмамлана. 
Чаллы мэры Наил Мәһдиев җаваплы җитәкчеләрне 9 май бәйрәмендә җәмәгать тәртибен саклауны тәэмин итәргә чакырыды. 
Оештыручылар шәһәрдәшләрне һәм шәһәребез кунакларын күз яшьләрен китерә һәм горурлык хисе тудыра торган бәйрәмгә чакыралар. 
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: парад победы Чаллы шәһәре Бөек Җиңүнең 81 еллыгы