Чаллыда Җиңү бәйрәменә әзерләнәләр
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Җиңү бәйрәменә әзерләнәләр

Бәйрәмдә 34 парад төркеме катнашачак.

Чаллыда Җиңү бәйрәменә әзерлек башланды. Репетицияләр 82нче кадетлар мәктәбе территориясендә бара. Мәктәп укучылары, студентлар, кадетлар, «Форпост» үзәге егет-кызлары колонналап марш йөри. Май аенда алар Муса Җәлил проспектындагы «Ватан-ана» мемориалы каршында әзерләнәчәкләр. Биредә хәрби техника, кавалерияләр дә булачак.

Җиңү бәйрәме 9 мая көнне «Ватан-ана» мемориаль комплексы территориясендә сәгать 10:00да башлана.

 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев