Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда моңарчы булмаган чара узачак

Аның икенче төркем инвалид Зөлфия Җәббарова оештыра.

Чаллының физик мөмкинлекләре чикле яшьләре мода күрсәтергә алынуы турында моңарчы язган идек. Чараны май аена планлаштырдылар (Бу хакта тулырак монда яздык). 
- Мода күрсәтү 12 май көнне 18.00 “Шатлык” яшьләр үзәгендә булачак. Дөресрәге “ПараТворчество” проектының финалында безгә 15 минутлык вакыт билгеләделәр. 3-4 ай әзерләнгән чараның җимешен шунда күрәчәкбез. Безнең чыгыш “Хыялыма таба барам” дигән исем астында иң ахырда булачак, - диде чараның идея авторы һәм оештыручысы Зөлфия Җаббарова. Зөлфия ханым үзе дә икенче төркем инвалид. Шуңа да карамастан зур эш башкара. 12се көнне ул үзе дә подиумда мода күрсәтәчәк. Зөлфия ханым белән интервью монда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мода физик мөмкинлекләре чикле