Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда йөрәк-кан тамыры белән авыручылар саны арта

Табиблар моңа эссе һава торышы сәбәпче, ди.

Чаллыда йөрәк-кан тамыры авырулары белән интегүчеләр саны елдан-ел арта. Проблема аеруча җәй көне кискенләшә. "Андый кешеләргә эссе кояш астында йөрү катгый тыела. Әмма күбесе сәламәтлегенә җиңел карый. Кызу көнне бакчаларында эшлиләр", - ди 5нче хастаханәнең кардиология бүлеге мөдире Айгөл Фазылова. 

Йөрәк җитешсезлеге, гипертоник кризлар инсульт, инфаркт сыман куркыныч авырулар. Аның белән яшьләр дә интегә. "Кызу көнне күбесе су эчү режимын дөрес үтәми. Күп итеп су эчәләр дә шешенәләр. Йөрәк җитешсезлеге күзәтелә башлый. Мондый очракта кешегә тиз арада медицина ярдәме күрсәтергә кирәк, - ди табиб. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хастаханә