Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда ир-ат машинасыннан колак каккан

Исерек килеш руль артына утыруның бәясе

 Чаллы шәһәр суды кабат исерек килеш руль артына утырып хокук бозган шоферның автомобилен дәүләт файдасына конфискацияләргә карар кылды.

Миндаровның «йөртү тарихы»нда инде кара тап бар: элек тә ул шундый ук хокук бозуы өчен 45 мең сум штраф түләгән һәм 1,5 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.

Әмма бу җәза аңа сабак булмаган. Ир-ат тагын бер кат исерткеч эчемлекләр эчкән хәлдә, үзе идарә иткән «LADA GRANTA» машинасына утырып юлга чыккан. ЮХИДИ хезмәткәрләре аны шәһәр урамында туктаткач, бар да ачыкланган.

Бу юлы эш административ хокук бозудан җинаять эшенә әйләнгән (РФ Җинаять кодексының 264.1 маддәсе). Суд карары кырыс:

• 340 сәгать мәҗбүри эшләр — җәмәгать файдасына хезмәт итәчәк.

• 2 елга руль артына утыру тыела — бу вакыт эчендә транспорт белән идарә итә алмаячак.

• Машина дәүләткә китә — «LADA GRANTA» автомобиле конфискацияләнгән.

Әлеге хөкем карары әлегә законлы көченә кермәгән, дип хәбәр итә суд матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гибдд рт автомобиль суд Чаллы суды