Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җирле үзидарә көнен билгеләп үттеләр

«Бу хезмәттә иң мөһиме - кешеләрне ярату», - ди мэр Наил Мәһдиев.

21 нче апрель - Җирле үзидарә көне. Шул уңайдан "Энергетик" мәдәният сараенда бәйрәм оештырылды. Аны мэр Наил Мәһдиев ачып җибәрде. 

"Бәйрәм уңаеннан барчагызга да рәхмәтләремне җиткерәм. Сез әйтеп бетергесез эш башкарасыз. Сезнең хезмәттән башка шәһәр эшчәнлеген күз алдына китереп булмый. Безнең хезмәттә иң мөһиме - кешеләрне ярату", - диде ул.

Җирле үзидарә өлкәсендә күпъеллар хезмәт куйган, алдынгы хезмәткәрләр бүләкләнде. 

Җирле үзидарә - җәмгыятьнең нигезе һәм гражданнарны, дәүләтне үзара бәйли торган халыкка иң якын хакимият. Очрашуга төрле елларда эшләгән хезмәт ветераннары һәм бүгенге көндә җирле үзидарәдә эшләүче хезмәткәрләр чакырулы иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев