Кеше сәламәтлегенә зыян салучы хатын-кызга карата хөкем карары чыгарылды.
Вакыйга апрель аенда була. Исерек хатын-кыз һәм ир-ат арасында тавыш чыгып китә. Хатын пычакка ябыша һәм ирнең колагын кисеп ала. Шәһәр суды матбугат хезмәте белдерүенчә, колакның өчтән бер өлеше киселә.
Хатын-кызны "аңлы рәвештә кеше сәламәтлегенә зыян салу" маддәсе буенча хөкем иттеләр. Ул шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм ителде. 3 ел төзәтү эшләре билгеләнде.
Фото ru.freepik.com сайтыннан алынды
Нет комментариев