Чаллыда җитәкчеләр халык белән очраша
Бу хакта Үзәк район башлыгы хәбәр итте.
Чаллыда җитәкчеләр халык белән очраша башладылар. Районнарда беренче очрашулар 19 январьдә үтте.
Үзәк районның 40-41нче бистәләрендә яшәүчеләр 82нче кадет мәктәбенә җыелды. Очрашуда башкарма комитет җитәкчесе Фәрид Сәлахов, ТР Дәүләт Советы депутаты Руслан Нигъмәтуллин, Үзәк район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин, шәһәр Советы депутаты Андрей Елантьев катнашты. Җитәкчеләр 2025 елда Чаллыда башкарылган эшләр һәм киләчәккә планнар турында сөйләделәр. Очрашу башланганчы шәһәрдәшләр «Мәхәллә» идарә итү компаниясе, социаль яклау һүм хокук саклау органнары вәкилләренә үзләрен борчыган сорауларны бирә алдылар.
Халык алдында район башлыгы Фидәрис Хәбибуллин чыгыш ясады. Ул 2025 елда райондагы 51 йортка капиталь ремонт ясалуын, 45нче мәктәптә ремонт башлануын хәбәр итте. Соңгысы яңа уку елына танымаслык булып үзгәрәчәк.
Районда «Безнең ишегалды» программасы буенча 7 микрорайонда, шул исәптән 41нче комплекста да, ишегаллары тәртипкә китерелгән.
Бүген 41нче мәктәптә 34-37 нче коплексларда яшәүчеләр, 21 январьдә 22 нче мәктәптә 16-19нчы бистәләрдә яшәүчеләр белән очрашу була.
Фотолар Фидәрис Хәбибуллинның социаль челтәреннән алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев