Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда җитәкчеләр хәрбинең сабыен бала тудыру йортыннан каршы алдылар

Ул - хәрбиләрнең 68нче баласы.

Бүген Кама балалар медицина үзәгендә махсус хәрби операциядәге Эмиль Нәбиуллинның хатыны белән улын өйләренә чыгардылар. Гаиләнең шатлыгын уртаклашырга шәһәр мэры Наил Мәһдиев, РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина һәм башка җитәкчеләр килде. 

Наил Мәһдиев Нәбиуллиннар гаиләсенә 100 мең сум акча һәм сабый өчен  бүләкләр тапшырды. Сүз уңаеннан, Чаллыда бу 68нче шундый чара. 

Наил Мәһдиев гаиләгә изге теләкләрен җиткерде.

«Без Эмиль белән горурланабыз. Ул чын ир-егет буларак, үзенең хәрби бурычын үти. Ватаныбыз мәнфәгатьләрен яклый. Эмиль белән Кристина улларына Ратмир дип матур исем куштылар. Ратмир тынычлыкны саклаучы дигәнне аңлата. Эмиль тынычлыкның ни икәнен, аның бәясен яхшы белә. Без аңа зур рәхмәт белдерәбез. Хатынына сабырлыгы һәм иренә мәхәббәте  өчен рәхмәт», – диде ул.

Бәхетле әти – Эмиль мэрга даими ярдәме өчен рәхмәт әйтте. Аның 2022 елда «Энергетик» мәдәният сарае яныннан егетләрне озатуын искә төшерде. 
Фотолар шәһәр хакимияте сайтыннан алынды
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: МАХСУС хәрби операция Чаллы мэры яңа туган бала