Чаллыда җитди авариядә 13 яшьлек бала зыян күрде
Беренче мәгълүматлар буенча, әлеге һәлакәттә «Mitsubishi» машинасы йөртүчесе гаепле.
Чаллыда иртәнге 8 ләр тирәсендә Казан проспектында җитди юл транспорт һәлакәте булды. Анда «Mitsubishi Carisma», «Audi Q7» һәм «Hyundai Solaris» машиналары юл бүлешә алмады. Беренче мәгълүматлар буенча, әлеге һәлакәттә «Mitsubishi» машинасы йөртүчесе гаепле. Ул юл киселешкән урыннан читтәрәк, борылыш ясый башлый. Шул рәвешле үз полосасыннан хәрәкәт итүче «Audi» автомобиленә килеп бәрелә. Нәтиҗәдә, әлеге транспорт чарасын янәшә үтеп баручы «Hyundai»га алып ыргыта. «Mitsubishi» үзе СТО бинасына килеп керә. Машинаның йөртүчеснен һәм 13 яшьлек пассажирын Ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсенә алып китәләр. «Audi» хуҗасы, табиблар ярдәме күрсәтелгәннән соң, өенә озатыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев