Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юбилей почта маркасына штемпель куйдылар

Тантаналы чара театрда үтте.

Аяз Гыйләҗев исемендәге Чаллы татар дәүләт драма театрында тантаналы шартларда беренче КАМАЗ йөк машинасы чыгуга 50 ел тулу уңаеннан чыгарылган почта маркасына штемпель кую чарасы узды. Анда Чаллы мэры Наил Мәһдиев, «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин, «Россия почтасы» АҖ «Татарстан почтасы» директор урынбасары Светлана Гришина, башкарма комитет һәм автогигантның башка җитәкчеләре катнашты. Санкт-Петербургның вице губернаторы Владимир Княгинин тантананың мактаулы кунагы булды. 
Чара башланыр алдыннан театрның башкарма директоры Рәсим Хафизов кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Театрдагы фотокүргәзмәне тәкъдим итте. 

«Бу – Татарстан республикасы һәм Чаллы өчен тарихи вакыйга. Вакытны туктатып булмый диләр, әмма без бүген штемпель белән тарихның билгеле периодын – «КАМАЗ» беренче йөк машинасы чыгуга 50 ел тулуны теркәдек. 
Мин күп тапкырлар һәм бүген тагын кабатлыйм: теләсә кайсы шәһәр үзенең территориясендә легендар автогигант төзелүне бәхеткә санар иде. Бу бәхет Чаллыга елмайды. 
Без аңлыйбыз, КАМАЗ – ул завод кына түгел. Ул –  беренче чиратта тырыш, талантлы кешеләр. КАМАЗ – илебезнең милли бренды һәм ул безнең шәһәрдә урнашкан», – диде Чаллы мэры Наил Мәһдиев. 
«Безнең өчен партнерыбыз «Россия почтасы»ның безгә хатлар һәм посылкалар китерүе генә түгел, ә аның кулланучы булуы да мөһим. Безнең күпсанлы техника компания стурктурасына җибәрелде, алар һәр көнне йөк ташыйлар. Партнерның юбилейга марка һәм конверт чыгаруы мактауга лаек», – дип билгеләп үтте Сергей Когогин. 
Маркада беренче йөк машинасы КАМАЗ-5320, КАМАЗ-65115, КАМАЗ-6282 электоробусы, КАМАЗ-54901 тягачы сурәтләнгән. Бер марка 50 сум тора. Тиражы – 36 мең данә. 
Марка белән бергә Мәскәү һәм Чаллыда штемпельләр дә ясалды. 
Фотолар хакимиятнең сайты
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мәдәният театр Чаллы мэры Сергей Когогин Камазга -50 Чаллыга-400