Чаллыда юбилярлар парады үтә
Анда гаилә корып озак еллар парлы гомер итүчеләр катнаша
13 февральдә Чаллының тантаналар сараенда бик матур, җылы чара үтә. Бу көнне биредә 30,50, 60 ел гаилә стажы булган гаиләләр өчен бәйрәм уза.
Аларны шәһәр җитәкчеләре котлап, бүләкләр тапшырачак. Шәһәребез артистлары үзләренең иң матур җыр-биюләрен бүләк итәчәк.
Сүз уңаеннан, ЗАГСта бу көнне язылышу тантанасы булмаячак. 13 февральгә яңа өйләнешүчеләрдән гариза кермәгән.
Аның каравы 14 февральдә Чаллыда 16 яңа гаилә барлыкка киләчәк.
Фото ЗАГСтан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев