Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда юрист хатын инвалид балаларны фатирсыз калдырды

Шәһәр судында аңа суд булды.

Чаллы судында 38 яшьлек Евгения Кириллованы хөкем иттеләр. Ул кеше алдап милек һәм акчаларын үзләштерүдә гаепләнде. Барлыгы 8 кеше зыян күрде.

Аеруча инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр. Ул аларга социаль программа буенча бирелә торган фатирларны чиратсыз алырга тәкъдим итә. Башкарма комитетта танышлары булуын белдерә. Моның өчен ришвәт сорый, фатирларын саттыра. "Күбрәк акча бирсәгез, фатирның да яхшырагы эләгәчәк", дип ышандыра. Ике гаилә ул әйткәнчә эшли - фатирсыз да, акчасыз да кала.   

Евгения Кириллова моның белән генә чикләнми. Ул бер хатынны опека һәм попечительлек органы белән куркыта. Янәсе белгечләрдә киленен бала хокукларыннан мәхрүм итү турында документ бар. Баланы әнисеннән аермау өчен Евгения ришвәт сорый. Хатын-кыз күп тә уйламый фатирын сата һәм оныгы белән урамда кала. 

Гаепләнүче суд карары белән исәп счётыннан алынган акчаны кайтару буенча юрист хезмәтен дә тәкъдим иткән була. Бер ел эчендә ул кеше алдап 4 млн сумнан артык акча үзләштерә. Берсе хәтта фатирын сата. 

Судта Евгения үз гаебен танымады. Аны 5 ел ярымга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Төзәтү колониясенең катгый режимында утырачак. Зыян күрүчеләргә ул 8 млн сумнан артык акча тиеш. Хөкем карары әлегә үз көченә кермәде, ди Чаллы судының матбугат хезмәте. Шуны искәртергә кирәк, Евгения моңарчы да хөкем ителгән булган. 



 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев