Чаллыда кагыйдәләрне бозучыларны «Дозор» белән «Страж» җиһазлары тота
9 айда 75 млн сум штраф.
Чаллыда шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозуның киң таралган төре – газоннарга һәм балалар уен мәйданчыкларына машиналар кую. Бу хакта Башкарма комитетның административ комиссия рәисе урынбасары Айзирә Хәмзина хәбәр итте. Агымдагы елның 9 аенда мондый кагыйдә бозу очрагы – 3 798. Төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен – 2 319, законсыз урам сәүдәсе өчен 2 238 беркетмә төзелгән.
Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләрен бозучыларны җаваплы хезмәткәрләр генә түгел, видеокүзәтү җиһазлары да «тота».
7 «Дозор» комплексы тәүлек буена газоннарга машина куючыларны, «Страж» камералары йөкне тент белән капламыйча ташучы машиналарны аулый. Сүз уңаеннан, коела торган йөк ташучыларга карата штраф күләме артты. Хәзер ул гражданнар өчен – 5000, юридик затлар өчен 50 мең сум тәшкил итә. Яшел зонага машина куйган өчен 2000 сум штраф түләргә туры киләчәк.
2025 елның 9 аенда 75 млн 874 мең сум штраф салынган. Аның 32 млн 320 мең сумы шәһәр казанасына кергән. 4133 беркетмә суд приставларына җибәрелгән. 7 автомобильгә һәм 1 торак булмаган бинага арест салынган.
Шәһәр мэры Наил Мәһдиев кагыйдәләрне бозучыларны гамәлдәге кануннар буенча җаваплылыкка тартырга чакырды.
«Шәһәрдә чисталык, тәртип булсын. Кагыйдәләр үтәлсен. Видеодан тиешсез әйбер бушатучыны күрдек. Без кагыйдә бозуны теркәп, тиешле җәза бирәчәкбез», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев