Чаллыда кайчан җылыта?
Синоптиклар фаразы.
Татарстанда тагын аномаль салкыннар. 9 январь төнлә һава температурасы –30 градуска кадәр җитәчәк, дип фаразлый синоптиклар. 10 январь да көндез -26 градуска кадәр төшәчәк. 11 январь буран көтелә. Җил секундына 15-20 метр тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -34 градуска кадәр төшәчәк. Җомга, 12 январь, бераз җылыта. Көндез -10.. -15 градус. Әмма көчле җил, күпләп кар явуы көтелә.
Шимбә, 13 январь, тагын салкынайтачак. Көндез -18..-23 булса, төнлә -30 градуска кадәр төшәчәк.
Табиблар сак булырга киңәш итә. Һава температурасының үзгәрүе йөрәк-кан тамыры авырулары белән интегүчеләрдә тискәре чагылырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев