Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайнар су бирүне туктаталар

Опрессовка вакытлары билгеле.

Җылылык сезонына яздан ук әзерләнә башлыйлар. Быел да опрессовкага 9 Май бәйрәменнән соң керешергә уйлыйлар. 

«14 майда беренче гидравлик сынауларны башлаячакбыз. Бөтен шәһәрне озак вакыт кайнар сусыз калдырмау өчен, эшләр этаплап башкарылачак. Яңа шәһәрдә 4 этапта һәм шәһәрнең көньяк-көнбатыш өлешендә 2 этапта (ГЭС, ЗЯБ, Сидоровка, Мәләкәс аръягы) узачак», – дип белдерде башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илья Зуев.  

Кайнар су бирү туктатылуы турында халыкка алдан җиткереләчәк. 

«Опрессовка кысаларында, җылылык торбаларының иң тузган участокларын ачыклап, алыштырачаклар. Энергетиклар гидравлик сынауларның мөмкин кадәр нәтиҗәлерәк һәм кыска вакыт эчендә үткәрү өчен ел саен бар көчен куя. Гадәттә алар фатирларга кайнар суны иртәрәк бирүгә ирешә», – диде Илья Зуев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев