Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда кайсы укытучыларның хезмәт хакы артачак?

Шәһәр Советының чираттагы сессиясендә хәбәр иттеләр.

Чаллыда инглиз һәм татар теле укытучыларының хезмәт хакын арттырачаклар. Шәһәр Советы сессиясендә депутатлар бертавыштан шундый үзгәрешне хуплады. Әмма әлеге яңалык «Адымнар» полилингваль гимназиясенә генә кагыла.

Инглиз теле укытучысының хезмәт хакы окладының 70 проценты күләмендә артачак, татар теленеке – 30 процент күләмендә.

«Укытучы инглиз телен дә, татар телен дә укытса, хезмәт хакы ничек исәпләнәчәк?» – дип сорады мэр Наил Мәһдиев. 

«Димәк, ике тел өчен дә алачак – 70 плюс 30 процент», – диде башкарма комитет җитәкчесе урынбасары, финанслар идарәсе башлыгы Светлана Мөлекова. 

«Мәгариф өлкәсендә акча эшләп буламы соравына җавап бар – була! Әмма моның өчен инглиз телен өйрәнергә һәм татар телен камил белергә кирәк. Берьюлы ике хезмәт хакын алачаксың», – диде Наил Мәһдиев. 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев