Чаллыда Кама буеның иң яхшы татар теле укытучылары көч сынашты
54нче гимназиядә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды.
54нче гимназиядә «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы – 2026» бөтенроссия бәйгесенең зона этабы узды. Ул туган тел бәйрәме формасында үтте. Республиканың төрле район-шәһәрләреннән килгән укытучыларны, җанатарларны һәм жюри әгъзаларын Роза Ибраһимова җитәкчелегендәге «Миләш» вокал ансамбле җыр, Наталья Макарчук җитәкчелегендәге «Агыйдел» ансамбленә йөрүче 54нче гимназия укучылары җыр- бию белән сәламләделәр.
Аннары алып баручылар: 54нче гимназиянең башлангыч сыйныф укытучылары Назлыгөл Садыйкова һәм Зилә Фаязова алкышлар белән татар теле һәм әдәбияты укытучыларын сәхнәгә чакырдылар.
Бәйгенең зона этабында Менделеевскийдан – Гөлшат Гыйләҗева, Чаллының 77нче гимназиясеннән – Рәмзия Җиһаншина, Минзәләдән – Лилия Гайнуллина, Чаллының 79нчы лицей-интернаттан Илзам Хаҗиев (Ул конкурсның шәһәр этабында җиңде), Чаллының 60нчы мәктәбеннән – Алия Нәҗипова, Әгерҗе районыннан – Тәнзилә Җамалиева, Тукай районыннан Нәзилә Авзалова катнашты.
Аларга ТР Мәгариф һәм Фән министрлыгының милли мәгариф бүлеге җитәкчесе Энҗе Гыйззәтуллина, Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы Нәркиз Кашапов, ТР Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт Премиясе лауреаты, ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин изге теләкләрен юллап, туган телебезне саклап калу һәм үстерүдәге хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.
Факил Сафин үзенең чыгышында: «54нче гимназиядә төзекләндерү эшләреннән соң якты нур сибелеп тора. Биредә элек тә шулай иде. Ремонттан соң бигрәк тә. Шундый матур уку йортында Россиядә мин үземне күрсәтә алам дигән, нормаль амбицияле, югары компетенцияле, татар теле, милләтебез дип җан атып йөрүче һөнәр ияләре җыелган. Шундый булдыклы укытучыларның әлеге бәйгедә катнашып, үзләрен күрсәтүләре барыбызга да көч бирә, чөнки никадәр генә тел, милләт турында сөйләсәк тә мәгарифтән һәм сезнең кебек булдыклы укытучылардан башка без беркаяда бара алмыйбыз», – дип әлеге бәйгене уздыруга зур өлеш керткән 54нче гимназия коллективына рәхмәт әйтте.
Бәйгедә катнашучылар ачык дәресләр бирү һәм мастер-класслар үткәрү буенча көч сынаштылар.
Бәйгене ябу тантанасы да чын бәйрәм төсен алды. 54нче гимназиянең җыр-биюгә оста укучылары укытучы абый-апаларына һәм кунакларга үзләренең чыгышларын бүләк иттеләр.
Бу бәйгедә катнашкан һәр укытучы җиңүче. Аларга дипломнар, сертификатлар һәм бүләкләр тапшырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев