Чаллыда «Каз өмәсе»ндә күренекле артист казлы булды -(фотолар)
Шәһәрдә «Каз өмәсе» узды.
Авылларда сугым, шәһәрләрдә «Каз өмә»се бәйрәмнәре башланды. Чаллыда әлеге милли бәйрәмне «Энергетик» мәдәният сараенда зурлап уздырдылар.
Бәйрәм кунакларын хуҗабикә, «Эврика» мәдәният үзәге директоры Ландыш Галиева милли орнаментлар белән бизәлгән «өе»ндә, тәмле ризыклар белән каршы алды.
Фойеда төрле мастер-класслар оештырылды. Берәүләр эшмәкәр Алсу Рәхмәтуллина белән бергә яулык бәйләргә өйрәнделәр, икенчеләре каз канаты ясады. Студентлар исә каз белән бәйле гамәли-сәнгать күргәзмәсе оештырганнар иде. Анда каз рәсеме төшерелгән киемнәр, көнкүреш кирәк-яраклары һәм башкалар урын алган.
Сәхнәдә – Чаллының сәнгать осталары һәм иҗат коллективлары катнашында театраль тамаша. Вакыйга билгеле инде татар өендә бара. Хатын-кызлар җырлый-җырлый каз йолка, кунаклар токмач кисү буенча осталыкларын сыный. Артистлар тамашачылар хөрмәтенә иң матур җыр-биюләрен башкардылар. Аларга кушылып тамашачылар да җырлап, биеп рәхәтләнеп ял итте.
«Каз өмәсе»ндә аукционда каз да саттылар. Быел бәхет Татарстанның атказанган артисты Габидулла Хөрмәтуллинга елмайды. Ул өч мең сумга казлы булды.
Чаллыда «Каз өмәсе» бәйрәме бер сулышта, оешкан төстә узды.
Зөлфия Исләйле
Фотолар Ландыш Галиевадан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев