Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Корбан бәйрәме уңаеннан шәһәркүләм бәйрәм чарасы үтәчәк

2019 елда шул рәвешле Ураза гаетен дә билгеләп үткәннәр иде.

16 июнь – Корбан гаете. Әлеге уңайдан Чаллының Җиңү паркы мәйданында шәһәркүләм бәйрәм чарасы оештырылачак. Ул көндезге сәгать 10га билгеләнгән. Бу хакта безгә шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфуллин хәбәр итте.

Чарада бәйге-викториналар, уеннар үткәреләчәк, аттракционнар эшләячәк. Шулай ук төрле һөнәрчеләр һәм кул осталарының мастер-класслары да үтәчәк. Моннан тыш бәйрәм мәйданында хәләл ризыклар һәм мөселман товарлары белән дә сату итәчәкләр. 

Мәгълүм булганча, Корбан бәйрәмен Чаллының Җиңү паркында беренче тапкыр шулай зурлап оештырачаклар. 2019 елда биредә шул рәвешле Ураза гаетен дә билгеләп үткәннәр иде. 

Корбан гаетен мәчетләрдә уку вакыты һәм тәртибе белән БИРЕДӘ таныша аласыз.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай