Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Чаллы мәчетләрендә Корбан гаете намазын кайчан укыячаклар?

Узган еллардан аермалы буларак, быел шәһәрнең Җиңү паркы мәйданында да бәйрәм чарасы оештырылачак.

Чаллыда Корбан бәйрәмен һәм гает намазын үткәрү тәртибен расладылар. Шәһәрнең имам-мөхтәсибе Әлфәс хәзрәт Гайфулла “Шәһри Чаллы” газетасына хәбәр итүенчә, Корбан гаетенең беренче көне 16нчы июньгә (якшәмбе) туры килә. Бу көнне каланың барлык мәчетләрендә дә иртәнге 5тә имам-хатыйблар бәйрәм вәгазе белән чыгыш ясаячак. 5:30 минутта мөселман кардәшләребез Корбан гаете намазына басачаклар. Ул хөтбә, Коръән һәм дога уку белән тәмамланачак. 

“Якынча иртәнге сәгать 6ларда мәчетләрдә үткәрелүче гыйбадәтләрне башкарып бетерергә исәп тотабыз. Бары шуннан соң гына безнең җирлектә корбан чалу рөхсәт ителә. Безнең җирлектә дип әйтү очраклы түгел, Гает гыйбадәтләренең вакыты яшәгән урынга карап аерыла. Бәйрәм намазы укылганнан соң гына чалынган мал корбанлыктан китә. Моны истә тотарга кирәк”, - дип искәртте Әлфәс хәзрәт.

Гадәттәгечә, Чаллыда корбан чалу эше Сидоровка бистәсендәге элеккеге ит комбинаты мәйданында оештырыла. Ул 6:30 минутта эшли башлаячак. 

“Биредә бар шартлар да булдырылган: җайланмалар да әзер, сатучылар да, чалучылар да билгеле, мал-туарлар да тикшерелеп, ветеринар белешмәсе нигезендә генә кертеләчәк”, - диде Чаллы имам-мөхтәсибе.

Мәгълүм булганча бәйрәм 3 көн дәвам итәчәк. Корбаннарны  18 июнь ахшам намазына кадәр, ягъни кояш баеганчы чалып бетерү шарт. 

Бу изге гыйбадәтне башкарырга ниятләгән мөселманның үз акылында, балигъ яшендә булуы һәм сәфәрдә булмавы мөһим. Шулай ук кешенең билгеле бер күләмдә нисабы да булырга тиеш. Татарстан Республикасының Казыйлар шурасы карары белән аның күләме, барлык чыгымнардан һәм әҗәтләрдән тыш, 51 000 сум дип билгеләнде. "Гает көннәрендә кешенең шул күләмдә тотылмый торган акчасы булмый икән, аңа корбан чалу мәҗбүри түгел", - ди дин әһелләре.

Шулай ук узган еллардан аермалы буларак, быел Корбан Гаете уңаеннан шәһәрнең Җиңү паркы мәйданында бәйрәм чарасы да оештыралачак. Ул көндезге унга билгеләнгән. Анда төрле бәйге-викториналар, уеннар үткәреләчәк, аттракционнар эшләячәк. Моннан тыш урында хәләл ярминкә дә эшләячәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин ислам изге ай