Чаллыда кулланылган батарейкаларны кайда тапшырып була?
Социаль челтәрләрдә безгә шундый сорау белән мөрәҗәгать иттеләр.
Шәһәребездә батарейкаларны сәүдә үзәкләрендә яки идарә итү компанияләре офисларында урнаштырылган махсус контейнерларга илтеп тапшырырга мөмкин. Чаллының рәсми сайтында хәбәр ителүенчә, бездә шундый 49 урын бар. Күренеп торсын өчен алар кызгылт-сары төстә ясалган. Бу савытларга шулай ук терекөмешле градусникларны һәм лампаларны салырга да була.
Икенчел чимал кабул итү пунктлары (берничәсе):
1. Мәскәү проспекты, 183нче йорт янында;
2. Татарстан урамы, 9нчы йорт янында;
3. Автозавод проспекты, 40/105нче йорт янында;
4. «Кызыл Яр» сәүдә үзәге районы, Пушкин урамы, 4нче йорт янында;
5. Тынычлык проспекты, 62нче йорт янында;
6. Р. Беляев урамы, 27нче йорт янында;
7. Яр Чаллы проспекты, 18А йорты янында;
8. ГЭС бистәсе, Гагарин урамы, Комсомол базары янында;
9. ГЭС бистәсе, Шадрин тыкрыгы, 2нче йорт янында;
10. Казан проспекты, 19нчы йорт янында.
«Эссен» кибетләрендә:
1. ГЭС бистәсе, Казан проспекты, 5А
2. ЗЯБ бистәсе, Низаметдинов урамы, 6
3. Яңа шәһәр, Яшьлек проспекты, 14
Контейнерлар урнашкан тулы карта белән шәһәрнең рәсми сайтында түбәндәге сылтама аша танышырга мөмкин:
https://nabchelny.ru/news/34991
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев