Чаллыда «Кумыс» ТОСы оешачак
Посёлокта яшәүчеләр һәм бакчачылар үзләре берләшеп эшләргә теләк белдергән.
«Роза», «Сосновая Роща», «Кама-2» бакчачылык ширкәтләре һәм Кумыс посёлогында яшәүчеләр җирле иҗтимагый үзидарә оештыру теләге белән чыккан. Комсомол районы башлыгы Ленар Әхмәтҗанов бу сорауны шәһәр Советы утырышына карауга чыгарды. Депутатлар бертавыштан хуплады.
Комсомол районында «Кумыс» ТОСы оешачак. Шәһәрдә ул 80нче җирле иҗтимагый үзидарә булачак. Бу хәтле ТОС хәтта Казанда да юк, дип искәртте мэр.
«КАМАЗ төзелеше вакытында яшьләр үзләре пятачоклар оештыра торган булганнар. Үзләре теләп бер-берсе белән очраша торган булганнар. Монда да шул ук хәл. Өч бакчачылык ширкәте һәм «Кумыс» посёлогы берләшеп үзидарә булдырырга теләк белдергән. Җаваплы җитәкче сайларга кирәк. ТОСларның әһәмияте зур. Менә тагын алар грант ияләре булдылар», – диде мэр Наил Мәһдиев.
Кумыс посёлогы шәһәргә карый, Түбән Кама ГЭСы артында урнашкан. Анда нибары 36 йорт. Газ, су, юл белән проблемалары булуы мәгълүм.
«Бер электрон басмада посёлок цивилизациядән аерылган дип язганнар. Бернәрсә аерылмаган. Ул да Чаллыга керә. Электр белән бәйле проблемалар турында Илшат Фәрдиев белән дә сөйләштек...», – диде мэр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев