Чаллыда күпбалалы гаиләләргә ни өчен җир бирелми?
РФ Тикшерү комитеты рәисе Александр Бастрыкин әлеге проблеманы контроль астына алды.
Чаллыда яшәүче күпбалалы әни кеше РФ Тикшерү комитеты Александр Бастрыкинга хат язган. Ул бушлай бирелергә тиешле җир участокларына чиратта озак торуына зарланган. Чиратта сигезенче ел, ди ул. Моңарчы ул башкарма комитетка да, РФ Президентына да хат юллаган булган. Җир юк, дип җавап кайтарганнар.
"Җир юк диләр, әмма җир сатучылар бик күп. Әлеге проблеманы хәл итәргә ярдәм итегез. Чиратта торучы күпбалалы гаиләләр 5 меңгә җитте", - дип язган ул Александр Бастрыкинга.
ТР Тикшерү комитеты җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылуы турында әйтте. Күпбалалы әнине приёмга да чакырганнар. Кузгатылган җинаять эше буенча хәзер Александр Бастрыкин доклад таләп итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев