Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда күренекле журналист вафат

Операция ясаткан булган

Бүген иртән кайгылы хәбәр килеп иреште. Хезмәттәшебез, Россия журналистлар берлеге әгъзасы Венера Мусина вафат булган. Ул башта «КАМАЗ» радиосында эшләде. Моннан тыш, «Боровинка» дигән газета, төрле брошюралар чыгарган иде.

Лаеклы ялга чыккач ул төрле илләргә сәяхәткә барды. Күп вакытын Америкада балалары һәм оныклары янында уздырырга ярата иде. 
Үзебезнең чыганаклардан мәгълүм булганча, Венера ханым бүген иртәнге 5 тә мәңгелеккә күзләрен йомган. Аның ашказаны асты бизенә операция ясаганнар. Ул дүшәмбедән бирле ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсендә дәваланган. 

10 февральдә аңа 62 яшь тулыр иде. 

Хезмәттәшебезнең авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын. Аллаһы Тәгалә гаиләсенә, якыннарына сабырлык бирсен. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр ЮХИДИ фаҗига балалар